Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларның салымнарын әти-әнисенең шәхси кабинетында түләргә мөмкин

Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак ата-аналар үтиләр.

Шуңа күрә балигъ булмаган балаларның салымын түләү өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсе чаллылыларга балаларын үзләренең шәхси кабинетларына тоташтырырга тәкъдим итә.
Балаларның салымнарын әти-әнисенең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин. «Салымнар» бүлегендә әти-әнинең шәхси кабинетында балигъ булмаган балалар гына керә торган тулы исемлек барлыкка килде. Бу исемлектән һәр баланың теләсә нинди уңайлы ысул белән салымнарын түләп була: банк картасы, онлайн-банк аша яки квитанцияне бастырып чыгарырга мөмкин.
Баланы әти-әнисенең шәхси кабинетына кертү өчен түбәндәге көйләүләрне башкарырга кирәк:
- баланы шәхси кабинетка тоташтыру. Моның өчен теләсә кайсы салым органына паспорт һәм бала туу турында таныклык белән, законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслап, мөрәҗәгать итәргә була.
- әти-әнинең шәхси кабинетында «Профиль» бүлегендә «Гаилә керү мөмкинлеге» өстәмә битендә балигъ булмаган баланы өстәргә, баланың шәхси кабинетына кертү мөрәҗәгатен  җибәрергә.
- җибәрелгән мөрәҗәгатьне баланың шәхси кабинетына күчеп, тиешле төймәгә басып расларга.

 

http://nabchelny.ru/   Фото: www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон бакча салым өй акча