Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балык тоту да түләүле булачак?

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Балыкчылык һәм сулыклардагы биологик ресурсларны саклау турында» Законга төзәтмәләр кертергә җыена.

Бу төзәтмәләрдә сүз һәр балык тотучы россияле иң элек фиш-карта яисә балык тотуга рөхсәт бирүче махсус патент сатып алырга тиеш. Аның хакы төбәгенә һәм нинди сулыкта балык кармаклауга карап, 200дән 5 мең сумга кадәр булачак дип фаразлана.
Елга-күлләрдә фиш-картасыз балык тотучы браконьер дип саналачак һәм аңа 10 -11 мең сум штраф салыначак.
Кайбер мәгълүмат чараларында инде басылып өлгергән әлеге яңалык халык арасында шау-шу тудырып өлгерде. Шунлыктан түләүле балык тоту барлык елга-күлләргә дә кагылмаячак, бары тик балык хуҗалыкларына караучы сулыкларда гына булачак дигән фараз да таралды. Ничек кенә булмасын, әлегә бушлай балык тотып калырга вакыт бар.

http://kiziltan.ru/

 

 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X