Бу хәл кичә кич Тукай районы Калиновка авылы янында булган.
Балыкчы уала торган боз өстенә балык тотарга кергән булган. Ләкин исән-сау өенә кайта алмаган. Коткаручылар аның мәетен ярдан 6 километр ераклыктагы әрәмәлектән тапканнар.
Мәрхүмгә 70 яшь тирәсе. Аны моргка билгесез кеше итеп китергәннәр. Шәхесен полиция хезмәткәрләре ачыклаячак.
Үлемнең сәбәбе: боз өстенә чыгу кагыйдәләрен үтәмәү.
Татарстанда тәүлек буена 10 коткару посты эшли. Алар Чаллы, Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Ташкирмән, Заовражный Каратай, Алексеевскийда, Красный Ключта, Чистайда һәм Мәлкәндә урнашкан.
Нет комментариев