Банк картасын урлаган ханымны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр
Яңалыклар тасмасы

Банк картасын урлаган ханымны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр

Ул кибетләрдән 7 мең сумлык товар сатып алган.

Чаллы полиция хезмәткәрләре 50 яшьлек хатын-кызны кулга алды. Ул кеше картасын урлап, куллануда гаепләнә. Хокук сакчылары әйтүенчә, ул төрле кибетләрдән 7 мең сумлык кирәк-яраклар сатып ала. Картаның караклар кулына эләккәнен 24 яшьлек хуҗасы СМС-хәбәрләр килә башлагач кына белә. Банк картасын ничек югалтканын ул исенә төшерә алмый. 

Карта акчаларын үзләштергән хатын-кызга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев