Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банкларны мошенникларга күчерелгән акчаларны хуҗаларына кире кайтарырга мәҗбүр итәчәкләр

Россия Банкы тәкъдиме илкүләм түләү системасы турында законга төзәтмәләрдә урын алган.

Алар Дәүләт Думасында кабул ителгән дә инде. Кредит оешмалары, акчаны Үзәк банкның мәгълүматлар базасына кертелгән мошенник счетына күчергән очракта, аны җибәрүчесенә тулы күләмендә каплауга бурычлы булачак. Үзәк банкның Мәгълүмати иминлек департаменты башлыгы Вадим Уваров “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип аңлаткан.

Шулай ук Үзәк Банкның мәгълүматлар базасына кертелгән счетка акча күчерүне ике көн эчендә туктату тәкъдим ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон тәкъдим утырыш