Банктан башка да рассрочкага фатир алып була
Бу хакта Чаллы риелторы, Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова сөйләде.
Күптән түгел интернет киңлекләрендә “фатир рассрочкасы” дигән термин ишетелә башлады. Бу хакта Чаллы риелторы, Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова белән сөйләшеп алдык.
- Светлана ханым, ничек итеп бу төр рассрочкадан файдаланып була?
- Сер түгел, фатир алу авырлаша. Банкта ставкалар югары, торакка бәяләр шактый артты. Моны исәптә тотып булса кирәк, кайбер төзүче оешмалар (застройщиклар) клиентларына фатирны рассрочкага бирү хезмәте булдыра башлады. Килешенү буенча, рассрочка билгеле бер срокка, ягъни бер елдан алып ел ярымга кадәр, аена 30 - 50 мең түли торган итеп бирелә. Калган сумманы клиент соңгы түләүдә биреп бетерергә тиеш була. Бер яктан фатирлар да сатыла, икенче яктан, клиент зур процентлар түләми генә фатирлы да була.
- Ниндидер сәбәпләр чыгып, сатып алучы вакытында акча түли алмаса?
- Бу очракта, әлбәттә, штрафлар каралган. Аларның күләме һәм башка шундый шартлар килешүдә языла. Һәр оешмада алар индивидуаль.
- Фатир рассрочкасыннан кемнәр файдалана ала?
- Кыскача гына әйткәндә, мөмкинлеге булган һәркем. Гадәттә, банктан ипотека ала алмаучылар, ягъни кредит историяләре начар булганнар, керемнәрен расслый алмаучылар, шулай ук, банклар белән бәйләнешкә керергә теләмәүчеләр һ.б. Мисал өчен, кешенең сатасы милеге бар ди. Моның өчен билгеле бер вакыт кирәк. Аны саткан акча (яки башка бер кереме) рассрочка суммасын каплый ала. Бу очракта “фатир рассрочкасы” - менә дигән мөмкинлек. Моннан кала, килешү буенча ай саен түләмичә генә дә рассрочка алып була. Бу очракта тулы сумманы срок ахырында гына түлисе.
- Ай саен түләнгән акчалар фатир бәясен каплауга китәме?
- Әйе, әлеге сумма фатир бәясеннән алынып бара.
- Чаллыда рассрочкага фатир бирүче застройщиклар бармы?
- Бүгенге көндә бездә рассрочкага фатир бирүче 2 застройщик бар. Алар турында шунысын әйтә алам, алар төп Чаллыныкылар түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев