Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Колорадо коңгызыннан котылмаган, монысы тагын нинди корт?

Бәрәңге, чөгендер, кәбестә суган ярата. Тиз арада уңышны юк итә.

Сары төстәге суалчаннарга күпләр бакчаларында тап булгандыр быел. “Шәһри Чаллы” редакциясенә: “Бу кортлардан ничек котылырга?” - дип мөрәҗәгать итте газета укучыларыбыз. 

Әлеге корт проволочник дип атала. 5 елдан соң алар щелкун коңгызына әверелә. Ә бер коңгыз кимендә 200 йомырка салырга мөмкин. Әлеге суалчан бакчада бер ияләшсә, бөтен уңышны юк итә, ди белгечәр. Аларның аеруча зурлары, 2-3 яшьлекләре зыянлы. 
Әлеге кортлар бәрәңге, помидор, кәбестә, кишер, суган, бодай, арыш һ.б. шундый культураларны зарарлый. Әмма иң яратканы бәрәңге икән.
Проволочниктан котылу буенча белгеч киңәшләре:
- бәрәңге утыртыр алдыннан бүлбеләргә махсус препаратлар сиптереп алырга, яисә җирне эшкәртергә кирәк; 
- җиргә азотлы ашлама сибергә кирәк, кортлар аеруча нашатырь спиртыннан курка;  
- җирнең әчелеген контрольдә тотырга кирәк, кортлар әче туфракта яхшырак яши; 
- бурдак (лопух) һәм бөрчек (пырей) үсемлекләрен юк итәргә кирәк, әлеге үсемлекләр аларның яшәү урыны;
-   җирдә бәрәңге калдырырга ярамый, чөнки кыш алар шуның белән тукланып яши.
Халык арасында да киңәшләр бихисап. Берәүләр “татлы” капкыннар ясарга кирәк дип саный. Икенчеләре  бәрәңге утыртыр алдыннан җиргә гәрчич сибәргә киңәш итә. Шулай ук бәрәңге утыртасы урында борчак, гәрчич, фацелия кебек сидерат үсемлекләр чәчүне дә тәкъдим итәләр. Бу ысул ярдәмендә җир йомшара, микроэлементлар белән дә тулылана, ди белгечләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча уңыш җәй