Бастрыкин Чаллыда яшүсмерне кыйнау очрагы буенча доклад сораган
Яңалыклар тасмасы

Бастрыкин Чаллыда яшүсмерне кыйнау очрагы буенча доклад сораган

Әлеге фактка карата «Башбаштаклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Чаллыда яшүсмергә карата көч куллану факты буенча доклад сорады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телеграм-каналларда Чаллыда яшәүче бер ир-атның машина янында уйнаганы өчен 13 яшьлек малайны кыйнавы төшерелгән видео таралды. 

Әлеге фактка карата «Башбаштаклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский ведомство җитәкчесенә тикшерү барышы турында доклад тапшырачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев