Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Батырлыкка баш иябез”: Татарстанда сугыш геройлары һәйкәлләрен карау буенча акция старт алды

Татарстанда Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе волонтерлар белән берлектә республика территориясендә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрнең торышын тикшерә башлады. Бу хакта «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

„Бердәм Россия“ партиясе волонтерлар белән бергә безнең республика территориясендә әлеге һәйкәлләрнең торышы буенча рейд үткәрү бурычын үз өстенә алды. Кышкы вакытта бу монументлар аерым карауга мохтаҗ, ә елның җылы вакытында һәйкәлләрнең үзләренә дә, якын-тирә территорияләрнең тиешле мониторингы таләп ителә», - дип хәбәр итте Ларионова.

Аның сүзләренә караганда, республикада Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар. Узган ел Бөек Җиңүнең юбилей елы кысаларында алар барысы да исәпкә алынган, фотога төшкән һәм цифрланган.

Сугыш елларында фронтка Татарстаннан 700 меңнән артык кеше киткән, аларның һәр икенчесе — хәбәрсез югалган. «Шуңа күрә бу батырлык турындагы хәтеребез даими, якты булырга тиеш. Һәм бүген без бу максат өчен актив әзерләнә башладык», — дип нәтиҗә ясады Ларионова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев