Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бегишево” халыкара терминал төзелешенә 1 млрд күләмендә акча бүленеп бирелә.

“КАМАЗ” “Бегишево” аэпортында халыкара рейсларга хезмәт күрсәтү өчен икенче терминал төзергә планлаштыралар.

Аның күләмен 1 млрд сумга бәялиләр.
Хәзерге вакытта документлар дәүләт экспертизасында. Алар уңай җавап биргәннән соң, проектны “КАМАЗ” директорлар киңәшмәсе  караячак. Әлеге проектның финанс  ягын тулысынча автозавод үз өстенә ала.
Сергей Кокогин сүзләренә караганда, соңгы 5 елда  аэропортта пассажирлар саны 2 тапкырга, ә керем күләме 43% ка арткан. 2017 елда аэропорт барысы 587 мең кешегә хезмәт күрсәткән.
Шунысын да әйтергә кирәк, яңа терминал халыкара рейсларны гына түгел, ә эчке рейслар белән дә  эшләячәк. Шуның исәбенә, 1 ел эчендә пассажирларның саны 1 млнга җитәр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев