Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Илгиз Абрам улы Галиев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Ул 1931 елның 22 октябрендә Кукмара районында күп балалы гаиләдә туа. Ул туганннан соң гаилә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылына күчеп килә. Сугыш чорында колхозда эшли, 1948 елда Кырым өлкәсенә шахтада эшләргә китә. 1949 елда юбиляр мамык-кәгазь фабрикасына слесарь булып эшкә урнаша.
Илгиз Абрам улы 1951 елның мартыннан алып 1954 елның октябренә кадәр Совет Армиясе сафларында Казанның Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. 1955 елда Роза Исхак кызына өйләнә, тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гаиләсе белән 1980 елда Яр Чаллыга күчә. Башта Торак-Эксплуатация Конторасында сантехник булып эшли, ә 1989 елда «КамАЗ» заводына урнаша, шуннан пенсиягә китә.  
Бүген Илгиз Абрам улын 10 оныктан һәм 17 оныкчыктан торган зур һәм яраткан гаиләсе сөендерә.
Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр