Белеп торыгыз: Татарстанның иң күп җиләкле урыннары исемлеге
Яңалыклар тасмасы

Белеп торыгыз: Татарстанның иң күп җиләкле урыннары исемлеге

Төрле чыганаклардан туплап, республикабызның иң җиләкле урыннар исемлеген әзерләдек. Чиләкләрегез тулы, күңелләрегез көр булсын!

- Яшел Үзән районының Түбән Карамалы - Нижние Вязовые бистәсе янындагы болынлык, Зур Клүчә (Большие Клющи) авылы янындагы алан.   
- Биектау районының Күлле (Озерный) бистәсе янындагы болынлыклар, Ташевка бистәсе янындагы болын. Семиозерка авылы болыннары.
- Лаеш районының Матюшино авылы яны. Боровое Матюшино янындагы җиләкле аланлыклар. 
- Лениногорск районының Шөгер, Ормышлы авылы тирәсе.
- Питрәч районының Пимәр авылы янындагы Мишә елгасы аланы. 
- Биектау районының Дөбьяз, Әлдермеш, Яшь көч авылы аланлыклары. 
- Буа районының Аккүл авылы болыны, Фролово тау бите, Кырлангы болынлыгы, Келәш авылы болыннары.
- Балык Бистәсенең Чулман елгасына карап торган посадкалары.
- Мамадыш районының Уразбахты, Яке авыллары болынлыклары. (дәвамы бар)

Фото: https://tuganzhir.org

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча уңыш җәй

Нет комментариев