Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белгечләр «VPN-сервисларын куллану куркыныч», - дип кисәтә

VPN-сервислар аша хакерлар җайланмадагы теләсә нинди мәгълүматны алып, аны үз максатларында куллана ала.

"Роскомнадзор" мәгълүматларына караганда, Русия дөньяда VPN-сервисларын күчереп алу буенча икенче урында тора. Июльнең беренче өч атнасында Русиядә VPN-сервислар 12 млн тапкырдан артык күчерелгән. 

Нәрсә соң ул VPN? Бу - Интернет аша виртуаль шәхси челтәрләр урнаштыру технологиясе.

Башка сүзләр белән әйткәндә, программистлар ике нокта арасында шифрланган тоннель оештыра. Бу мәгълүмати хәвефсезлек тәэмин итә. VPN-сервисларны шәхси максатларда куллану кире нәтиҗә бирә ала. Монда беркем дә сезгә хәвефсезлек гарантияләми. «Инфосистемы Джет» компаниясе мәгълүматларына караганда, соңгы елда шәхси мәгълүматларны урлау 15-20 % ка арткан.

Мәгълүмати хәвефсезлек белгече, OTUS онлайн-университеты укытучысы Сергей Терешин сүзләренә караганда, интернеттан файдаланучыларның 70 проценты шәхси мәгълүматларының хәвефсезлеге турында бөтенләй уйламый. Эксперт билгеләп үткәнчә, кешеләрнең күбесенең телефоннарында вируска каршы тору да юк. Чит VPN-сервисларыннан файдалану, ә алар еш кына Русиядән читтә урнашкан, шулай ук хәвефле.

- VPN-сервислардан файдаланып, без шәхси мәгълүматларны тапшыруны һәм эшкәртүне контрольдә тотмыйбыз. Элемтә барган серверлар планетаның теләсә кайсы ноктасында булырга мөмкин. Моннан тыш, аларга мәгълүмат туплана, аннары Даркнетка кушыла, ә анда хакерлар эшли, - дип ачыклык кертте Сергей Терешин. - Бу хакерларга челтәр эченә үтеп керү, финанс мәгълүматына ия булу, мәгълүматларны урлау һәм шифрлау мөмкинлеге бирә. Урланган мәгълүматларны мошенниклар үз максатларында куллана ала.

Белгечләр, гомумән, VPN-сервислардан файдаланмаска киңәш итә. Моны эре IT-гигантлар да раслый. Кушымталар кибетләре мондый сервисларга җитди таләпләр куя. Компанияләрнең борчылуы һәм кисәтүе VPN-сервисларга ышаныч юклыгын тагын бер кат раслый. Русия мобиль элемтә операторлары да бу темага игътибар итте.

Алар "Роскомнадзор" һәм Санлы үсеш министрлыгы белән бергә VPN-сервисларны тыю буенча эшне башлап җибәрде.

Кисәтелгән, димәк, коралланган. Сезнең шәхси мәгълүматларның сакланышы - үзегезнең кулларда, дип яза https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет