Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бензингә бәяләр кискен артырга мөмкин

Россиядә бензин ягулыгына күпләп сату бәяләре инде гыйнварда ук үсә башларга мөмкин.

Бу нефть бәясе артуга бәйле. "Коммерсанть" басмасы язганча, 2020 елның декабреннән алып АИ-92 һәм АИ-95ның тоннасы 8% ка, ягьни 48 мең сумга һәм 49 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Әлеге язма авторлары фикеренчә, дәүләт компанияләргә ил эчендә ягулык сатудан барлыкка килгән югалтуларның бер өлешен демпфер аша компенсацияләргә мөмкин.  

Әмма гыйнварда компанияләргә бу механизм буенча бюджетка түләргә туры киләчәк.

Аналитиклар хәбәр иткәнчә, бензин сату күләме декабрь ахырында 15% ка кимегән, бу күп очракта коронавирус пандемиясе белән бәйле. 

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев