Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер атнада өч кешене эт тешләгән

Узган атнада өч кешене эт тешләгән. Бәтке мәктәбе укучысы Яр Чаллының балалар медицина үзәгенә, «Татарстан» совхозы поселогыннан һәм Теләнче Тамак авылыннан ике өлкән кеше БСМПга мөрәҗәгать иткәннәр.

Мусабай Заводта яшәүче кеше талпан боррелиозына шик белән дәваханәгә килгән. Ул талпан кадалгач та медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмәгән булган, бөҗәкне үзе тартып чыгарган. Иштирәк авылында яшәүче бер кешенең С гепатиты йөртүе ачыкланган. Ул район үзәк дәваханәсенең инфекцияле авырулар кабинетына исәпкә алынган. Районда кискен респиратор вируслы инфекцияләр йоктыруның 37 очрагы теркәлгән, аларның 30ы балаларда булган.

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/ber-atnada-ch-keshene-et-teshlgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев