Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер гаепсезгә 37 ел төрмәдә утырган

Аңа берничә миллион долларлык компенсация дә түләнәчәк.

АКШның Флорида штатында төрмәдә бер гаепсезгә 37 ел утырган кешене иреккә чыгарганнар. Роберт Дюбуаз исемле бу кешене 1983 елда бер яшь кызны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләгән булганнар. Башта аны үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ләкин соңрак карарны мәңгелек зиндан белән алыштырганнар.

Озакка сузылган кабат тикшеренүләрдән соң, быелның август азагында Робертны аклаганнар: аңа хөкем карары ышанычсыз чыганаклар күрсәтмәләре буенча дөрес чыгарылмаган дип тапканнар. Аны хәзер суд хатасы аркасында төрмәгә ялгыш эләккәннәр өчен төзелгән махсус үзәккә урнаштырганнар. Ул анда бүгенге заманга, шул исәптән зур сәүдә үзәкләренә, смартфоннарга җайлашырга тиеш икән. Әлбәттә инде, аңа берничә миллион долларлык компенсация дә түләнәчәк, дип яза "Татарстан яшьләре" басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев