Бер көнлек ОСАГО полислары кертелә
Яңалыклар тасмасы

Бер көнлек ОСАГО полислары кертелә

Моңарчы болай бары тик аерым очракларда гына эшләргә ярый иде.

Агымдагы елның 2 мартыннан башлап машина йөртүчеләр кыска сроклы ОСАГО иминият полисларын рәсмиләштерә алачак: бер көннән өч айга кадәр һәм өч айдан бер елга кадәр. Моңарчы мондый мөмкинлек аерым очракларда гына бирелә иде – мәсәлән, автомобиль чит дәүләттә теркәлгән булса, яисә машинаны теркәү урынына күчерергә туры килгәндә.

Яңа “кыска” полислар такси йөртүчеләргә, шулай ук машина белән бик еш кулланмаган водительләргә кирәк булачак.   

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев