Берсе үлгән, берсе – хастаханәдә
Яңалыклар тасмасы

Берсе үлгән, берсе – хастаханәдә

Йөртүчегә машинада барганда инфаркт була.

Татарстанда, Усад бистәсе юлында, кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда Toyota Land Cruiser машинасы «Лада Калина»  белән бәрелеште. Нәтиҗәдә соңгысының 35 яшьлек йөртүчесе вафат булды.

Мәгълүм булганча, Toyota руле артында утырган 59 яшьлек йөртүченең машинада барганда кисәк йөрәге авырта башлый. Аннары аңа инфаркт була, ир аңын югалта. Транспорт чарасы идарә итүчесез кала. Йөртүчене куркынычсызлык мендәре генә үлемнән саклап кала. Аны табиблар хастаханәгә алып китә. Казанда аңа операция ясыйлар.

Фото: https://chelny-biz.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев