Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без бик бәхетле идек...  (Ярдәм кирәк)

"Бар өметебез – мәрхәмәтле кешеләрдә. Ничек тә иремне шул афәттән йолып аласы иде!”

Түбән Камада гомер итүче Эльвира бу сүзләрне еш кабатлый. 27 яшьлек ире Риваль Нәгыймуллинның авыруы аларның матур тормышын ике өлешкә бүлгән. Моннан дүрт ел элек гаилә корган пар, кечкенә кызлары Ралинәгә сок­ланып, шатланып яшәгәндә, аларның ишеген кайгы җиле шакый.

Кинәттән генә Ривальнең тән тиресе үзгәрә. Моны хатыны сизеп ала. Әмма артык игътибар бирмәскә, башына начар уйлар кертмәскә тырыша.

– Быел март аенда иремнең тәне саргая башлаганын сиздем. Кунакка килгәч, әнисе дә Ри­вальдәге үзгәрешне күреп алды. Ирем исә бер дә зарланмады. Дөрес, кайчак эче авырткалый иде, – дип сөйли хатыны Эльвира. – Без ФГДС ясатырга булдык. Бар да тәртиптә, диделәр.  Әмма туктап калмадык, тагын да тикше­ренергә булдык. Кирәкле анализлар бирдек, УЗИга бардык. Аннары безне Республика клиник онкология диспансерына җибәрде­ләр. Алар исә Клацкин яман шеше барлыгын әйтте. Аптырап киттек. Риваль тәртипле тормыш алып барды. Сәламәт­леген кайгыртты. Гел велосипедта йөрде.

Диагноз куелганнан соң,  Риваль ике айдан артык Казанда дә­валана. Әмма бернинди үз­гәреш тә күзәтелми. Шуннан соң табиблар чирнең тиз таралуын, бик авыр очрак икәнен әйтә. Аларга Мәскәүгә барырга кушалар. Мәскәү табиблары кулдан килгәннең барысын да эшли. Үз­ләре җиңә алмагач, бавыр онкологиясен дәвалый тор­ган чит ил клиникасын тәкъдим итәләр.

“Абыебызның шулай кинәт авырып китүе бөтенебез өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Рәмзия апа белән Равил абый да улла­ры­ның авыруын авыр кичерә. Риваль абый – гаиләдә бердәнбер бала. Шуңа да ул күбрәк безнең белән, туганнан-туганннары бе­лән аралашты. Аңа булышыр өчен,  кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Интернетта яр­дәм төркеме дә булдырдык. Башкача ул сумманы җыю мөмкин дә түгел. Без хәзер бер генә теләк белән яшибез. Тиешле сумма җые­лып бетсен дә, Риваль абый­ның авырулары юкка чыксын иде”, – дип сөйли  туганнан-туган сеңлесе Регина.

Көньяк Кореядә урнашкан клиникадан җавап килгәч, Риваль әнисе белән 30 майда чит илгә юл тота. “Авыр вакытта янә­шәсендә буласым килсә дә, кеч­кенә кызыбызны ташлап китә алмадым. Әмма әниебез анда булгач, тынычланып торабыз. Чит ил табиблары яман шешне химия терапиясе белән җиңәргә җыена. Әлегә берни дә әйтеп булмый. Барысы да Ривальнең үзеннән тора. Әгәр ул көчле даруларны кабул итә алса, яман шеш күзә­нәкләрен җиңеп булачак, – дип өметләнә Эльвира. – Ирем анда булса да, дәвалану өчен тиешле сумманы җыеп бетереп булмый.  Түлисе акчаны бөтенләе белән сорасалар, нишләрбез? Чит ил табиблары бездән 3 миллион сум сорады. Әлегә аның яртысын гына җыя алдык. Булышучылар күп. Бер белмәгән кеше­ләрдән ярдәм килә. Бар өметебез – мәрхәмәтле кешеләрдә. Ничек тә иремне шул афәттән йолып аласы иде!”

Риваль Нәгыймуллинга яр­дәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

ЯНДЕКС.ДЕНЬГИ: 
410016912904679.
QIWI КОШЕЛЕК: 79375906682.
Саклык банкы картасы:
2202200331799377 
(әтисе Нәгыймуллин 
Равил Рафаилович исемендә).
Телефон номеры: 7924596424 (әнисе Рәмзия Мөдәрис кызы Нәгыймул­лина).
ДЕВОН-КРЕДИТ КАРТАСЫ:
4038420021921943
(Нәгыймуллин Риваль Равилевич)
Тинькоф-банк:
5213243850922442 (Риваль).

Гөлгенә Шиһапова
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев