Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Безнең ишегалды»на парковкалар керми

Республика программасы буенча 2020-2024 елларда Чаллыда 683 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Быел 119 ишегалды яңартыла.

– Программа кысаларында без парковкалар төзү белән шөгыльләнмибез, фәкать җәяүлеләрнең тормышын уңайлы итүне күздә тотабыз. Әгәр ишегалдында парковка өчен урын юк икән, димәк, ул анда бөтенләй булмаска да мөмкин, – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Мэр шулай ук төзекләндерелгән ишегалларында тәртип булырга тиеш, ди. Сүз йорт яны территориярендә чәчәк түтәлләре булдыру, аларны саклап-карап тоту турында бара. 

Шәһәрдәшләр дәүләт хезмәтләре порталында 2023 елда төзекләндереләчәк ишегаллары өчен тавыш бирүдә катнашты. Нәтиҗәдә Чаллының 19 ишегалды программага кертелде. Иң актив тавыш бирүчеләр 62нче комплекста яши. Аларның ишегаллары беренче булып төзекләндереләчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев