Бүген Чаллыда шәһәркүләм җиңел атлетика эстафетасы уза
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллыда шәһәркүләм җиңел атлетика эстафетасы уза

29 апрельдә Чаллы шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм 2022 елгы җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак.

Стартлар:

11:40 – белем бирү оешмаларының 6-7 сыйныф командалары;

12:20 – һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары командалары;

13:00 – мәгариф оешмаларының 8-11 сыйныф командалары;

13:30 – шәһәр оешмалары командалары, спорт клублары, коммерциячел булмаган оешмалар, мөстәкыйль оештырылган командалар.

11:30дан 13:00гә кадәр ГТО нормативларын тапшыру өчен мобиль мәйданчык оештырылачак.

Эстафетада катнашучыларны теркәү старт вакытына 20 минут кала башкарылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев