Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген эшмәкәр балаларның ярминкәсе үтә

Бүген кич “Арзан” сәүдә үзәге янында Яр Чаллыда эшмәкәр-балалар өчен ярминкә үткәрелә. Монда 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган балалар катнаша. Алар 20 проект тәкъдим итәчәк.

Яшь кенә эшмәкәрләр үз куллары белән ясаган төрле әйберләр сату белән шөгыльләнәчәк, алар арасында открыткалар, бизәлгән такталар, өс киемнәре, уенчыклар, азык-төлек тә бар. Шулай ук сатып алучыларга төрле булган хезмәт күрсәтүләргә сертификатлар да тәкъдим итәчәкләр. Мисалга, мастер-класслар, йорт хайваннары белән тору, аларны һавага алып чыгуга кадәр бар. Сатудан кергән кайсыбер процент акчаны балалар ирекле рәвештә Анжела Вавилова исемендәге Казан шәһәре хосписына да җибәрәчәкләр.

Исегезгә төшереп үтәбез, Татарстанда #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясенә 26 май – Россия эшмәкәрлеге көнендә старт бирелде. Монда барысы бөтен республикадан 200дән артык бала катнаша. Әйтик, Казанда үткән ярминкәдә 19 бала үз товарларын сату белән 39 мең акча керем керткән. 

 

Фото: krasfair.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар