Бүген һәм иртәгә Яр Чаллыда ВИЧка түләүсез тест үткәрү буенча акция узачак
«Җиңү өчен Тест» масштаблы проекты кысаларында Яр Чаллыда ВИЧ-инфекциясенә түләүсез аноним экспресс тест үткәрү акциясе узачак.
Акцияне Президент грантлары Фонды ярдәме белән «Яңа Гасыр» автономияле хәйрия коммерциячел булмаган оешмасы Яр Чаллы шәһәренең Республика СПИД үзәге филиалы белән берлектә үткәрелә.
Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ВИЧ-инфекциягә 488 кеше тест узды. 15 тапкыр күчмә тикшерү үткәрелде. 50 юридик консультация күрсәтелде. 1 220 кеше сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча консультацияләр алды.
18, 19 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Энтузиастлар» бульварында мультидисциплинар командасы белән «Тест-мобиль» эше оештырылачак.
«Җиңү өчен Тест» проекты Россиядә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча социаль әһәмиятле проектлар өлкәсендә иң эре проектлардан санала һәм Татарстанда һәм төбәкләрдә 2021 елның декабренә кадәр узачак.
Фото: gb3omsk.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев