Бүген яңа 100 сумлыклар чыкты
Гомумән, илдә 2022-25нче елларда барлык кәгазь акчалар үзгәрәчәк.
Бүген Россия банкы яңартылган 100 сумлыкны күрсәтте. Иске акчаларны яңаларына махсус алмаштырырга кирәкми. Алар үз җае белән кулланылыштан алыначак.
Гомумән, илдә 2022-25нче елларда барлык кәгазь акчалар үзгәрәчәк. Бары соңрак чыккан 200 һәм 2000 сумлык акчалар гына әлегә шул килеш калачак.
Акчалар берничә ел саен үзгәртелеп тора һәм ул купюраларны ныграк саклау өчен эшләнә, диләр Россия банкында. Яңа банкноталарның дизайны да үзгәрәчәк. Һәр купюра илнең бер федераль округына багышланачак.
Идел буе федераль округының истәлекле урыны яңартылган мең сумлыкта сурәтләнәчәк. Бу банкнота әйләнешкә 2023 елда чыгарга тиеш. Әлегә объект сайланмаган.
фото: https://ria.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев