Бүген яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә
Бүген, 11 июльдә, Татарстанда янә эссе, шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Татарстанның бөтен территориясендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Тәүлекнең якты вакытында урыны белән боз явуы да ихтимал.
Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, талгын. Кайвакыт аның тизлеге көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы +13..+18 (республика башкаласында +16..+18), көндезге сәгатьләрдә +28..+33 градустәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев