Ни булган?
Бигеш һәм Казан аэропортлары эше туктады. Самолетларны рейска чыгармыйлар. Сәбәбен куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен дип аңлата Росавиация матбугат хезмәте.
«Казан аэропорты сәгать 7:27дән самолетларны каршы алмый һәм җибәрми. Түбән Кама аэропорты – сәгать 7:55 тән», – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, соңгы тапкыр Бигеш аэропорты 17 апрельдә ябылган иде. Сәбәбе Алабуга махсус икътисади зонасы тулай торагына беспилотник килеп төшү белән бәйле булды.
Нет комментариев