Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Билгесез вирустан 140 кеше үлгән

Билгеләре гриппныкына охшаш: тән температурасы бик югары күтәрелә һәм баш авырта.

Россиядә Конго Демократик Республикасында 140тан артык кешенең үлеменә китергән билгесез вирусның таралу куркынычына әзерләнәләр. Бу хакта «Татар-информ»  Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ведомство мәгълүматлары буенча, илебездә вируска каршы көрәшү өчен лаборатория, шулай ук әзерлекле белгечләр штаты булдырылган. Моннан тыш чик аша узу пунктларында “Периметр” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы даими эшли.

Ул санитария-эпидемиологик вазгыятьне күзәтеп тора. Вирус Конгоның Кванго провинциясендә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек билгесез вирус