Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Битлексез  йөрер вакыт җитте

«Коронавируска тест үткәрү күрсәткече 100 мең кешегә 210 тест тәшкил итә, ә «уңай нәтиҗәле затлар нибары 0,6 процент. Әлеге факторлар җыелмасы безгә Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару карарын кабул итәргә мөмкинлек бирде», - ди республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина.

Covid-19 белән авыручылар саны кимү сәбәпле, Татарстанда Оператив штаб җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүне туктату турында карар кабул итте.

«Коронавирус белән авыручылар саны арту темпы 3,5тән 0,08%ка кадәр кимеде һәм бу бик яхшы күрсәткеч», – ди Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина. Ул шулай ук хастаханәдән тыш пневмонияләр буенча авырулар санының ковидка кадәрге чорга кайтуын да әйтте. Аның әйтүенчә, коронавируска тест үткәрү күрсәткече 100 мең кешегә 210 тест тәшкил итә, ә «уңай нәтиҗәле күрсәткеч нибары 0,6 процент. Бу факторлар барысы да Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару карарын кабул итәргә мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек ковид