Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджетларга 123 млрд сум салым җыелган

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Россия салым хезмәтенең Чаллы буенча инспекция башлыгы Диана Сагетдинова дүшәмбе киңәшмәсендә узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

2023 елда салым инспекциясенә 1198 оешма, 4 388 шәхси эшмәкәр исәпкә куелган. 1 315 оешма, 2 687 шәхси эшмәкәр исәптән төшерелгән. 1034 оешма һәм 108 шәхси эшмәкәр эшен туктаткан. 

Чаллы буенча барлык бюджетларга  123 млрд сум салым җыелган. Бу 2022  елга караганда 19 млрд сумга артык. 

Предприятие  һәм оешмалар белән максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә 10 млрд 73 млн сум акча эзләп алынган. Шуның  2 млрд 604 млн сумы республика бюджетына киткән. 

Җитәкче бурычлы предприятиеләрне дә атады. «Кит Строй», «Ресурс», МПО «Иншаат», «КамгэсЗЯБ», «Климат» компанияләренең дүртесе банкрот дип игълан ителгән. Аларның бурычы - 51,7 млн – 962,8 млн  сум. «Челны-Тракс», «Тат Профресурс», «Ак Барс Металл», «Булгарпиво», «Эпсилон-Лизинг», «Автоэра», шәхси эшмәкәр Вадим Шелухин, «Камгэсэнергострой», НПО «Интермедиасервис», РСК «Миг» компанияләре дә бурычлылар исемлегендә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы салым инспекциясе эшен югары бәяләде. Ул: «Салымнарны барлык дәрәҗәдәге бюджетларга тулысынча түләү, бурычларны түләтү  өчен барлык чараларны кулланырга кирәк», – дип искәртте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча салымнар