Бюджетларга - 30 млрд сум салым
Яңалыклар тасмасы

Бюджетларга - 30 млрд сум салым

Кайсы предприятиеләр түләгән?

Чаллының алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары төрле (федераль, республика, шәһәр) бюджетларга 30 млрд сум салым түләделәр. Бу хакта шәһәр советының чираттагы сессиясендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте. 

Бүгенге көндә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусына 50 сәнәгать предприятиесе ия. Алар үз эшләренә 37,2 млрд сум инвестиция керттеләр. Нәтиҗәдә 10 меңнән артык өстәмә эш урыны булдырылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча салымнар Бюджетлар

Нет комментариев