Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүләге кыйммәт түгел, биргәне кыйммәт

Бүген — Халыкара бүләкләр көне.

Яңа ел бәйрәменә бүләкләр әзерли башладыгызмы, дуслар?
Чит илдә бүләк алу, бүләк бирү кебек күңелле мәшәкатьләр күптән башланган инде. Католикларның күптән түгел генә узган Раштуа бәйрәме алдыннан кибетләр бушап калса, бүген чит илләрдә тагын бәйрәм — Халыкара бүләкләр көне.
Кешеләр ике төргә бүленә: бүләк бирергә яратучылар һәм аны алырга яратучылар. Шулай да бүләк алырга яратучылар күбрәктер, мөгаен. Югыйсә, Халыкара бүләкләр көнен уйлап тапмаслар да иде.
Раштуадан соң күпчелек кибетләр һәм супермаркетлар товарларын арзан хакка сатып бетерергә тырыша. Сатып алучылар өчен бу көн чын бәйрәмгә әйләнә. Акчасы чамалы булган кешеләр дә ярыйсы гына бүләкләр җыеп кала. Шуңа да Халыкара бүләкләр көнен һәркем көтеп ала.

 

https://kiziltan.ru/kyzyk-news/17251-blge-kyymmt-tgel-birgne-kyymmt.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев