Блогер Марат Юнысов: «Бәрәңге казыган вакытта апа үлеп китте....»
2024 елда бик күп сынаулар кичергән.
- 2024 ел бик күп сынаулар белән килде. Алар 2023 нче елның декабреннән үк башланды – бертуган апамның ире үлеп китте. Күптән аерылышкан булсалар да, фатирын – улына, минем племянникка мирас итеп калдырган. Ел башыннан шушы милекне рәсмиләштерү эше белән йөри башладык. Апрель аенда бакча сөрергә чыккан җирдән, өстемнән трактор үтте. Кабынган килеш калган иде. Кабыргаларым сынды. Дәваланырга туры килде. Аллаһка шөкер, акрынлап төзәлде, аякка бастым. Июнь аенда племянникның фатиры ипотекага алынган булуы, мираска бурычлар да калганы ачыкланды. Шул мәшәкатьләр белән йөри башладык. Сентябрь аенда, бәрәңге казыган вакытта апа да үлеп китте. Чирләштереп йөргән булган икән, тик бу хакта сөйләгәне юк иде. Авыл халкына рәхмәтлемен, озатырга бик нык булыштылар. Без моргтан әйләнеп кайтуга кабер казып, бөтен эшне бетереп куйганнар иде.
Энекәш зур авыл өендә берүзе калды. Таяныр, киңәш сорар кешесе калмады. Документларны тәртипкә салу, бурычларны каплау буенча да аның белән бергә йөрергә туры килде. Шунысына гаҗәпләндем, моңарчы кешеләргә тигән ярдәмем үземә кире кайтты. Риелторларга да, полициягә дә, банкка да, МФЦга да барырга туры килде. Кайда килсәм дә танышларым, кайчандыр аларга нинди дә булса яхшылык эшләгән кешеләр туры килде. «Марат абый» дип торалар, шундый рәхәт. Таныш буламганнар арасында да кешелекле, ярдәмчел кешеләр күп икәнлегенә тагын бер кат инандым. Барысын да хәл иттек, Аллаһка шөкер. Дөрес, кайбер кешеләргә карашымны да үзгәртергә туры килде, чөнки проблема килеп чыккач, алар янымнан югалды. Аннары үзем дә шомардым, үзем риелтор, үзем нотариус, үзем юристка әйләнеп беттем бугай.
«Ялгызыңа авыр булачак», – дип энекәшне Кукмара якларыннан бер кыз белән таныштырдык. Никах укыттык, бергә яшиләр. Тормышта ни дисәң дә иптәш кирәк.
Шулай кешене кайгыртып, үземнең шәхси тормышка вакыт та калмый дип, шаяртам кайчак.
Үткән тормышымны күз алдыннан,
Үткәрәм дә, уйга чумамын.
Әллә инде артык киң күнелле,
Артык беркатлы да булганмын.
Юләрлектер димен, күп нәрсәгә,
Корбан итеп тормыш юлларын.
Башкаларга күбрәк булышыйм дип,
Бәхетемә киртә куямын...
Тагын бер кат уйлыйм, бәхет бит ул –
Башкаларга ихлас ярдәмем.
Алар сөенгәнгә, мин бәхетле,
Димәк, дөрес юлдан барам мин! (...)
Якынлашып килгән Яңа елда барыбызга да иминлек, саулык телим. Бернигә дә карамастан, яхшылыклар кылыйк, беләм, алар куанычлар булып үзебезгә әйләнеп кайтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев