Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМПда 13 яшьлек табиб эшләде

“Софья Михайловнаның безнең командада эшләргә бөтен мөмкинлекләре дә бар”, - ди хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев.

Софья Михайловна. 13 яшьлек шәһәрдәшебезгә БСМП табиблары әнә шулай хөрмәт белән эндәшә. Софья бер көн генә булса да табиб булып карыйсым килә, дип Кыш Бабайга хат язган. ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин аның теләген тормышка ашырырга булды. БСМПда аңа онытылмаслык экскурсия ясады.

"Теләкләр чыршысы" - федераль проект. Миңа Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шалтыратып Софьяның теләге турында сөйләде. Без бик сөенеп теләген тормышка ашырырга булдык. Кечкенәдән табиб булырга хыялланган балалар киләчәктә үз теләкләренә ирешә бит. Без аңа табиб эшенең бөтен нечкәлекләрен күрсәтәчәкбез. Хәтта операция барышын да. Аңа ошар, табиб булу теләге тагын да артыр һәм ул аны тормышка ашырырга теләр дип ышанабыз”, - ди ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. 

Софьяның тумыштан физик мөмкинлекләре чикле. Аңа күп тапкырлар хастаханә бусагасын атларга туры килгән. Әнисе Наталья Трунова:

"Һәрвакыт табиблар белән очрашырга, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакырырга туры килә иде. Кызым әлеге профессиягә гашыйк булды. Аеруча ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләргә хыяллана ул. Хәтта аңа "Ашыгыч ярдәм 03" дип язылган костюм да сатып алдык. Өйдә шуны киеп, үзенең махсус сумкасын алып табиблы булып уйный", - ди.

Ак халат, муенында - стетоскоп. Хәтта "булачак табиб Софья Михайловна" дигән печате дә бар. Боларны БСМП коллективы бүләк итте. Софьяның эш көне башланды. Иң беренче ул ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында хастаханәгә пациентны алып кайтты. Соңыннан аның хәле турында сораштырды. УЗИ үткәрде. Пациент ролендә әнисе булды. 

"Пациентны БСМПга алып килү, сораштыру һәм диагностика - хастаханәдәге бөтен этапларны да үткәрергә тырышачакбыз. Ул ничек кан алганнарын карап торды. Аннан соң аңа канны микроскоптан тикшергәннәрен күрсәтәчәкбез. Үзе тикшереп караячак. Хәтта үзе операция ясаячак", - ди хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев.

 

Легенда буенча Софья ялгыш акча йоткан балага ярдәм итәргә тиеш. 3 литрлы банкага (ашказаны) марля кисәкләре арасына тиен акчалар салганнар. Шәһәрдәшебез аны камерадан карап эндоскоп ярдәмендә тартып чыгарды. 

Хастаханә буенча сәяхәт дәвам итте. Бу көнне Софья үзен чын-чынлап табиб буларак хис иттем, ди. Аеруча аңа ашыгыч ярдәм машинасында йөрү ошаган.

"Эмоцияләр күп. Җитмәсә, шулхәтле күп итеп бүләкләр бирделәр. Кызым хәтта сүзсез калды. Өйгә кайткач әле берничә көн буе сөйләп йөриячәк. Изге күңелле кешеләр ярдәмендә теләкләр чынга аша. Өметләр өзелми. Рәхмәт аларга", - ди Наталья Трунова. 

БСМП табиблары Софьяга уңышлар теләде һәм хастаханәгә эшкә көтеп калуларын әйтте. Шәһәрдәшебез исә тырышып укырга вәгъдә итте. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев