Бүген укучылар математикадан БДИ тапшыра
Яңалыклар тасмасы

Бүген укучылар математикадан БДИ тапшыра

“Иң мөһиме – укучыларга хөрмәт белән карарга!”

Чаллыда БДИ 7 пунктта оештырыла. Алар 6, 11, 14, 34, 37, 42, 53нче мәктәпләрдә урнашкан.  Оештыру эшләрендә 2 611 белгеч катнаша.  Сәламәтлекләре чикле балалар өчен дә 4 пункт оештырылган. БДИ буенча сораулар туган очракта 30-59-34 телефон номеры буенча “кайнар линия”гә шалтыратырга мөмкин. Укучылар 11 июньдә җәмәгать белеменнән, 15 е – биология, география, чит телләрдән имтихан тапшырачаклар. Бу уку елында Чаллыдан 4 укучы татар телен, 1 укучы татар әдәбиятын сайлаган.

“Һичшиксез, имтихан – һәр гаилә, һәр бала өчен мөһим этап. Контроль, видеофиксация, тикшерү чаралары регламент буенча каралган. Әмма оештыручыларның нинди мохит тудыруларыннан да күп нәрсә бәйле. Җылы атмосфера булдырырга кирәк.  Алар безнең балалар, шәһәрнең, республиканың, илнең киләчәге. Бу иң мөһиме!”, - дип мөрәҗәгать итте мэр Наил Мәһдиев.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф мәктәп укучылары Наил Мәһдиев

Нет комментариев