Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүгеннән техосмотр яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә башлаячак

Техник карау алдыннан машина корылмасында каралмаган артык барлык җиһазларны алып, “штатта” каралганнарын урыннарына кире кайтарырга кирәк.

1 сентябрьдән машина йөртүчеләр шәхси автомобильләренә техосмотр үткәрмәскә дә мөмкин. Әмма 4 “яшьтән” зуррак машиналарга, шулай ук “корыч ат”ны яңа хуҗасы исеменә теркәгән очракта ул мәҗбүри булып кала. 

Шул ук вакытта автомобильнең запас частьләре һәм агрегатлары алыштырылганда, әйтик, газ баллоны урнаштырылганда, Европа берлеге илләренә чыкканда, “яшькә” бәйсез рәвештә, техосмотр узу кирәк булачак.

Шулай ук хәзер техник карау вакытында “аптечка”, янгын сүндергеч, авария билгесе тикшерелмәячәк. Двигательдән, аккумулятор, кондиционердан һ.б. май яки башка сыеклыкның таму-таммавына, торбалар һәм шлангларның черү-черемәвенә, машинаны урлауга каршы җайланманың эшләү-эшләмәвенә, “глушитель”нең үкерү-үкермәвенә игътибар ителмәячәк.

Моннан тыш хәзер тәгәрмәч эзенең тирәнлеген түгел, ә биеклеге генә тикшереләчәк. Шулай ук пыяла юу сыекчасының тәрәзә ничегрәк эләгүе дә игътибарга алынмаячак. Ә менә “дворник”ның ничегрәк эшләвенә игътибар ителми калмаячак.

Техник карау операторлары берлеге рәисе Максим Бурдюгов әйтүенчә, техник карау алдыннан иң мөһиме – артык барлык җиһазларны алып, “штатта” каралганнарын урыннарына кире кайтарырга кирәк.

фото: ТехАвтоГрупп
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт