Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан ирле-хатынлы эшмәкәрләр студентларга зур бүләк ясады

«Хәзер эшебез күпкә җиңеләячәк», - ди Кама дәүләт автомеханика техникумы укытучылары.

Чаллыдан ирле-хатынлы эшмәкәрләр Елена һәм Эрик Гыйзетдиновлар Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумына спонсорлык ярдәме күрсәтте. Алар "Электротехника һәм электроника" белгечлеге буенча белем алучы студентларга электрон лаборатория җиһазлары бүләк итте. 

– Ярдәм итәсем килде. Студентларның китаптан укып кына түгел, үзләре эшләп карап, тәҗрибәләр уздырып, электроника белән танышуларын, заманча җиһазлар белән эшләргә өйрәнүләрен теләдем. Электрон лабораторияне сатып алгач, техникумга барып презентация үткәрдем. Физиканың кайбер законнарын исбат итеп күрсәттем. Студентлар бирелеп тыңлап утырдылар, аларга бик ошады, – дип сөйләде хәйрияче Эрик Гыйзетдинов. 

– Автомеханика техникумында матди-техник база яңартылып тора. Эрик Гыйзетдинов бүләк иткән лаборатория эшебезне күпкә җиңеләйтәчәк. Электроника һәм электротехниканың төп схемаларын өйрәнгәндә ул аеруча кирәк булачак. Әлеге лаборатория безнең өчен чын табыш. Аның миниатюр, күчмә булуы да әйбәт. Без аны бер кабинеттан икенче кабинетка йөртә алачакбыз. Техникумга шундый бүләк ясаганнары өчен Гыйзетдиновларга чын күңелдән рәхмәт. Мондый игелекле кешеләр күбрәк булсын иде, – ди гомумһөнәри дисциплиналар буенча укытучы Ядкәр Саяхов.  

Исегезгә төшерәбез, Елена һәм Эрик Гыйзетдиновлар өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләргә дә саллы ярдәм күрсәткәннәр иде. Тукай районы авылларында яшәүче мохтаҗ гаиләләр һәм әби-бабайларны да бүләкләр белән сөендерделәр. Ярдәм итә алулары белән алар чын күңеленнән горурланалар, канәгатьләнү хисе алалар, балаларча сөенәләр.

Фотолар Елена Гыйзетдиновадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев