Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Булгария" баткан көнне Казан буенда тагын бер теплоход батты

Казан янында Идел елгасында кичә теплоход батты. Барлык пассажирларны да коткардылар.

Идел буе транспорт прокуртурасы белешмәсе буенча, бортта 34 кеше була, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Аларны узып баручы көймәләр, баржа һәм «Добрый» теплоходы коткара. Аннары теплоход белән Елга портына алып кайталар.

Урынны водолазлар тикшерде. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәттән соң көймәнең асты өскә әйләнгән. Төбе су өслегенә чыгып калган. Биредә су тирәнлеге 4 м чамасы.

Водолазлар көймәне тикшергән. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. Урынга сигнал яктырткычы куеп калдырганнар.

«Судно хәрәкәте һәм куллану кагыйдәләрен бозу, зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының транспортта төбәкара тикшерү үзәк идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев