Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерларга бушлай дәресләр үткәрәләр

Бу кемнәргә файдалы?

Үзәк районда «Җиңел адым белән сәламәтлек» проекты кысаларында скандинавия таяклары белән йөрү буенча халык өчен бушлай осталык дәресләре үткәрелә. Тәҗрибәле инструкторлар таякны ничек итеп сайларга, дөрес йөрү техникасына өйрәтәләр.

– Безнең максат – скандинавия таяклары белән йөрүне масскүләм итү һәм иҗтимагый киңлекләрне файдалы ял итү урыннарына әйләндерү, – ди район башлыгы Эдуард Фәттахов.

Хәзерге вакытта дәресләр атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Энтузиастлар бульварында һәм Мәйдан каршында  уза. 

Әлеге проект «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Сакандинавия таяклары белән йөрү яхшы һәм сәламәт булырга теләүчеләр өчен дә, спортчылар өчен дә файдалы. Проектка кушылырга теләүчеләр 8-927-406-79-77 телефонына шалтырата ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер закон о спорте