Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быелгы җәйнең нинди булачагын фаразладылар

Берничә дистә ел инде уртача һава температурасы арта.

Русия Фәннәр академиясенең Пущинск биологик тикшеренүләр гыйльми үзәгенең табигать һәлакәтләре белгече Алексей КАРНАУХОВ быел табигать һәлакәтләре артачак дип фаразлый.

«2024 елның җәе аномаль эссе булачак, шул сәбәпле табигать һәлакәтләре артачак. Температура үсеше котылгысыз рәвештә табигатьтә давыл, давыллы өермә, су ташулар һәм корылык кебек катаклизмнар һәм аномалияләр ешаюына китерә. Моннан тыш, аномаль эсселек урман янгыннары саны артуына да сәбәпче булырга мөмкин. Җәй Россиядә елдан-ел эссерәк була барачак. Берничә дистә ел инде уртача һава температурасы арта. Асылда, уртача температура бик зур түгел. Соңгы 100 елда планетабызда температура нибары 2 градуска артты», — дип белдерде ул. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы