Бәйгенең җиңүчеләре билгеле
Яңалыклар тасмасы

Бәйгенең җиңүчеләре билгеле

«Камкомбанк» җаваплылыгы чикле җәмгыять үзмәшгульләр арасында «Бизнес ачыш – 2021» бәйгесе оештырган иде. Анда шәһәрнең югары уку йортларында белем алучы егет-кызлар катнашты.

Финалга 4 уку йортыннан 10 студент чыкты. Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. «Камкомбанк»ның идарә рәисе Лилия Байчурина җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Уңыш казанучылар арасында: Аделина Әскәрова, Юлия Соловьева, Валерия Примечева, Василий Ентураев, Яна Пугач, Алинә Кәбирова, Илсур Бакусев, Иван Шевелев, Мария Тихонова, һәм Булат Миндаров.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җиңү

Нет комментариев