Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәрдә автобуслар ничек йөриячәк?

Бәйрәм көнендә Муса Җәлил проспекты буенча трамвайлар хәрәкәте интервалы өч-биш минутка кадәр кыскартылачак, ә автобуслар төнге 12гә кадәр йөриячәк.

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле, Чаллыда транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.

5, 6, 7 майда Парад репетицияләре уздыру сәбәпле, 14:00-тән 17:00 кадәр Үзәк урамнан Батенчук урамына кадәрге участокта Муса Җәлил проспекты ябылып торачак.

9 майда 7:00 сәгатьтән 11:30 кадәр Муса Җәлил проспекты буенча Казан проспектыннан алып Үзәк урамына кадәр ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнә.

Шул ук көнне 14:30 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Тынычлык проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр ике юнәлештә дә Хәсән Туфан проспекты ябыла. 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр юл хәрәкәте туктатылачак.

Бәйрәм көнендә Муса Җәлил проспекты буенча трамвайлар хәрәкәте интервалы өч-биш минутка кадәр кыскартылачак, ә автобуслар төнге 12гә кадәр йөриячәк.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм парады репетицияләре планлаштырыла. 5 майдан репетицияләр ГЭС бистәсендә Мәңгелек ут янында башланачак. Анда кадет мәктәпләре укучылары, югары уку йортлары, урта махсус уку йортлары студентлары һәм юнармия егет-кызлары катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл