Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәрдә Чаллы салым хезмәтенең эш графигы

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү 2021 елның 30 декабрендә 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр башкарылачак дип хәбәр итә.

Бәйрәм көннәрендә, 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр, салым түләүчеләрне кабул итү башкарылмаячак.
Салым инспекциясе бәйрәмнәр алдыннан чаллылылар бурычларының булу-булмавы турында мәгълүматны тикшерү, түләү документларын алу, шулай ук салым салу мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлегенә ия дип искә төшерә.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланып яки «Физик затларның салымнары» мобиль кушымтасы аша дистанцион рәвештә салым бурычының суммасын ачыкларга һәм аны түләүгә квитанцияләрне алырга мөмкин. 

 

http://nabchelny.ru/ Фото: lichniy-uspeh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым

2
X