Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәрдә йөрәгегезне саклагыз!

Швециядә Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр алдыннан эмоциональ стресс кичерү нәтиҗәсендә йөрәк өянәге барлыкка килү куркынычы шактый арта, дип яза “Лента.ру”.

Белгечләр Швециядә 1998 елдан 2013 елга кадәр булган миокард инфарктының 283 меңнән артык очрагын тикшергән.
Нәтиҗәдә, Раштуа, Пасха, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, шулай ук, футбол буенча дөнья һәм Европа чемпионатларын һәм Олимпиаданы да кертеп, зур спорт чаралары вакытында булган йөрәк өянәкләре арту ачыкланган.
Бәйрәмнәрдә, шул исәптән Раштуа алдыннан да, җәйге каникулларда миокард инфарктының үсеш куркынычы зур булучан. Шул ук вакытта, Пасха һәм спорт турнирлары вакытында йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылу ихтималы зур түгел.
Йөрәк өянәге дүшәмбе көнне һәм иртәнге сәгатьләрдә аеруча еш күзәтелә икән. Инфаркттан, нигездә, 75 яшьтән өлкәнрәк, шулай ук йөрәк һәм диабет ишемик авыруы булган кешеләр зыян күргән.

 

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/17250-byrmnrd-yrgegezne-saklagyz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев