Чаллы - Әлмәт юлында авария: машина танымаслык хәлдә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы - Әлмәт юлында авария: машина танымаслык хәлдә

Машина йөртүченең һәм пассажирларның исән калуы могҗиза, ди инспекторлар.

Чаллы - Зәй - Әлмәт юлында каты авария булды. "Toyota RAV4" автомобиле зур тизлектә юл читендә торучы йөк машинасына килеп бәрелде. Автомобиль танымаслык хәлдә. 42 яшьлек машина йөртүчене һәм аның 2 пассажирын махсус җиһазлар ярдәмендә коткардылар. Барысы да төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Аларның исән калуы - могҗиза, ди инспекторлар.

Шунысы мәгълүм: йөк машинасы юл читенә ремонтка дип туктаган булган. Махсус билге дә куйган. Авария булган вакытта йөртүчеләрнең берсе прицеп астында, икенчесе йөк машинасы янында басып торган. Бәхеткә, алар исән-сау. 

Фотолар ТР дәүләт автоинспекциясеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев