Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалары республика бәйгесе җиңүчеләре

Алар туган телне, милли традицияләрне яхшы белүләре нәтиҗәсендә уңышка ирештеләр.

Түбән Кама шәһәренең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында 26нчы «Сөйкемле бала»  республика  бәйгесе узды. Анда төрле шәһәр һәм районнардан 63 бала катнашты, аларның 12се финалда көч сынашты. 

Гаилә елы уңаеннан конкурсантларыбыз үзләренең сәләтләрен әти-әниләре, әбиләре белән бергәләшеп күрсәттеләр, татар халык костюмнарын, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, туган телне һәм халык традицияләрен белүләрен исбатладылар. 

Чаллыдан Салиховлар гаиләсе тамашачы мәхәббәте призына лаек булды, аларга «Ак калфак»  оешмасының махсус бүләге тапшырылды.
Чаллы шәһәренең 114 нче балалар бакчасыннан Абдрахманов Хәким - «Сөйкемле малай», Мамадыш шәһәренең «Салават күпере» бакчасыннан Бикманова Диләрә «Сөйкемле кыз» титулына ия булды. 

Кызлара арасында Чаллы шәһәренең 92 нче балалар бакчасыннан Салихова Алинә беренче урын яулады. 

Бәйгедә катнашкан калган балаларга төрле номинацияләрдә дипломнар, һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фотолар Фирдүсә Әюповадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү бала ана капиталы