Чаллы балалары республика чыршысында катнашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалары республика чыршысында катнашты

Алар бүләкләр белән кайттылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең 600дән артык баласы Республика яңа ел чыршысы бәйрәмендә катнашты. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында ел саен бу чарага республиканың меңләгән талантлы, тырыш баласы чакырылуын әйтте. Ул балаларны яңа ел бәйрәме белән   котлады. 

«Без, зурлар, сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Без, сез акылллы, сәламәт,  бәхетле, җәмгыятьнең лаеклы гражданнары булып үссен өчен барсын да эшләргә омтылабыз. Илебезнең киләчәге сезнең кулларда», – диде ул. 

Яңа ел бәйрәменең төп темасы дуслык һәм хыялга таба хәрәкәт иде. Сценарий буенча балалар поездда сәяхәткә китәләр, бер-берсенә булышып төрле авырлыкларны җиңәләр. Шулай итеп дуслык ныгый.

Бәйрәмдә катнашучы һәр балага яңа ел бүләге бирелде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы яңа ел бәйрәме

Нет комментариев