Ул Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов та яшәү урыны буенча сайлау участогына килеп, тавыш бирде. Ул әлеге сәяси чарада катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сайлау – гражданнарның үз ихтыярын белдерү, дәүләт хакимияте органнарын формалаштыруда турыдан-туры катнашу мөмкинлеге.
«Илебез гражданнарына бирелгән сайлау хокукы тормышка ашырылырга тиеш. Бу безгә алга таба кайсы юлдан барырга тиешлеген үзебез сайлау өчен кирәк. Үз тавышыбызны биреп, без Россиянең бүгенге юнәлешен сайлауда өлешебезне кертәбез. Шулай итеп, үзебез һәм балаларыбыз, киләчәк буыннарыбыз өчен теләгән имин тормышка таба ышанычлы бер адым ясыйбыз», – диде Фәрит Сәлахов.
Нет комментариев