Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Сәгать 11:00гә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 5 проценттан артыгы катнашкан. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Чаллы халкы да өч көн дәвам итәчәк сайлауларда актив катнаша. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең гражданлык җаваплылыгы һәм төбәкнең, илнең киләчәге белән кызыксынуы югары булуын күрсәтә. Участоклар ачылганнан бирле сайлау комиссияләренә халык актив йөри.
Тавыш бирү өчен участоклар бүген, 18 сентябрьдә, иртәнге сәгать 8дә ачылды. Сайлаулар өч көн дәвам итәчәк һәм 20 сентябрьдә тәмамланачак.
Нет комментариев