«Чаллы- Бройлер» хезмәткәрләрен зурладылар
Тукай районы Новый поселыгы мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне узды.
14 ноябрьдә Тукай районы Новый поселыгы мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.
Тантаналы чарады алдынгыларны зурладылар. Алар арасында «Чаллы-Бройлер» ачык акционерлык җәмгыятеннән ашханә мөдире Вәсилә Гарифуллина, әйдәп баручы инженер-химик Гөлия Мөхәмәтшина, 1 класслы машина йөртүче Рамил Гыйләҗев та бар. Һәркайсына Татарстан республикасының министрлар кабинеты Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия тапшырылды.
Вәсилә Гарифуллинаның әлеге хезмәтендә эш стажы 20 ел. 1984 елда Брежнев шәһәрендә һөнәр училищесын тәмамлагач ук повар булып эшли башлый. Язмыш аны 1988 елда Чаллыга алып килә. Кошчылык фабрикасында гади хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1994 елда янә үз һөнәренә – пешекчелеккә кире кайта. Әлеге фабрикада повар булып эшли башлый. 2021 елда Вәсилә Миңнемөхәммәт кызын зур агрохолдингка караган өч ашханәнең берсенә мөдир итеп билгелиләр. Күз алдына китерү өчен, Вәсилә ханым карамагындагы ашханә 2021 елда көненә 890 кешене ашаткан булса, 2023 елдан әлеге сан 950дән артып китә. Һәркөнне биредә берничә төр беренче, икенче, өченче ашау, шулай ук, салатлар һәм камыр ризыклары әзерләнә.
Вәсилә Гарифуллинаны зур тәҗрибәле, көчле энергияле, үҗәт һәм үз эшенең остасы буларак бәялиләр. Аның кул астында берничә буын практикантлар һәм яшь ашханә хезмәткәрләре узган. Бик күп белемле кадрлар әзерләгән. Моннан кала, төрле җәмгыять эшләрендә актив катнаша. Шул рухта алга таба да эшләвен дәвам итә ул.
Әйдәп баручы инженер-химик Гөлия Мөхәмәтшинаның хезмәт юлы 1996 елда “Ватан” совхозында башлана. 2001 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, Буа районында биология һәм химия укытучысы булып эшли башлый. 2008 елда «Чаллы-Бройлер»ның суем цехына эшче булып урнаша. Соңрак инженер-лаборант, инженер-химик булып хезмәт куя. 2014 елдан «Чаллы-Бройлер»ның әйдәп баручы белгече.
Шунысын да әйтеп китергә кирәк, 2012 елдан Гөлия Фариховна тәҗрибәләр ясаучы химия бүлегендә стажерлар әйдаманы булып та тора. Быел Гөлия ханымга Татарстан профсоюзлар федерациясенең «Остазлык өчен» дигән күкрәк билгесе тапшырдылар.
«Чаллы-Бройлер» ачык акционерлык җәмгыяте Татарстанда иң зур азык-төлек сәнәгате предприятиеләреннән санала.
Шулай ук, Россиянең 10 иң яхшы кошчылык хуҗалыгы исемлегендә. Күз алдына китерү өчен, Татарстанда җитештерелгән бройлер итенең 60 %ы «Чаллы Бройлер»га туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев