Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесенең баласы туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесенең баласы туды

Әлегә аның җенесе билгеле түгел.

Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесенең баласы туды. Аның әти-әниләре көньяк Америка диңгез мәчеләре Элио белән Элина. 

Кечкенә мәченең нинди җенестән икәне әлегә билгесез. Ул 5-12 айга кадәр ана сөте белән туклана. 

Диңгез мәчесенең баласы туу - сирәк һәм шатлыклы вакыйга. Бу Чаллы дельфинариенда  диңгез хайваннары өчен уңайлы шартлар барлыгын раслый. 

Сүз уңаеннан, Чаллы дельфинариенда 5 дельфин-афалин һәм 3 диңгез мәчесе туды. Риччи исемле песигә 5 июльдә бер яшь тулды. 

Фото: видеодан скриншот

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Дельфинарий Морской кот

Нет комментариев